Уку планы һәм эш графигы нигезендә, балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано, халык уен кораллары һәм хореография бүлекләрендә контроль зачет-концертлар уза.
14 декабрьдән 18 декабрьгә кадәр 25 тикшерү чарасы үткәрелде. Чаралар ата-аналар катнашыннан башка, Covid-19 яңа коронавирус вирусын профилактикалау буенча таләпләр нигезендә узды.