Африка чумасы Татарстан Республикасында ачыкланды

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

Районның ветеринария берләшмәсеннән хәбәр итүләренчә, әле күптән түгел генә Алабуга районының Танайка авылы янында кабан дуңгызларының 12 мәете табылган. Аларны тикшергәннән соң, хайваннарның африка чумасы белән чирләгән булуы ачыкланган.

Реклама

Шунлыктан районның ветеринария  табиблары әлеге йогышлы чирне районга кертмәс өчен түбәндәге саклык чараларын үтәү мөһимлеген искәртә:

Биологик ресурслар буенча  республика дәүләт комитетының райондагы бүлекчәсенә, районның аучылар оешмасы белән берлектә,  кабан дуңгызларының баш  санын популяция тыгызлыгы 1000 гектарга  0,25 исәбенә кадәр  киметергә кушыла;
дуңгызлар йөри торган территорияләрне, аучылык биләмәләрен даими күзәтеп, тикшереп торырга;
үлгән, ауланган  кыргый дуңгызларның барысын да африка чумасы вирусына тикшертергә;
авыл җирлекләре башлыкларына шәхси хуҗалыклардагы дуңгызларның баш санын контрольдә тотарга;
шәхси хуҗалыкларда асрала торган дуңгызларны урамга чыгармаска:
кыргый дуңгызлар  авыл җирлекләре территориясенә кергән очракта, бу турыда район ветеринария хезмәтенә – 2-51-70, 2-28-20 телефон номерлары буенча шалтыратып хәбәр итәргә;
дуңгызларны, аларга азыкны, дуңгыз итеннән ясалган ризыкларны  африка чумасы буенча уңышсыз дип саналган  төбәкләрдән (Самара, Оренбург өлкәләре, республиканың Алабуга районы) сатып алмаска.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International