Иртә эстетик үсеш төркемендә ачык дәресләр. Балаларда салынган иҗади сәләтләрне ачу һәм тапкырлау, балаларда сәнгать белән шөгыльләнүгә кызыксыну тәрбияләү максатыннан, иртә эстетик үсеш төркемендә рәсем сәнгате, ритмика һәм бию, музыка сәләтләрен үстерү буенча ачык дәресләр үткәрелде. Килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, ата-аналар өчен дәресләр онлайн форматта узды .