21 декабрь көнне Чирмешәндә Яшьләр мәйданчыгында районның төп чыршысын ачу бәйрәме узды. Чарада район башлыгы Фердинат Дәүләтшин катнашты.
Чарада "Яңа елга территорияне иң яхшы бизәү" конкурсы нәтиҗәләре буенча иң яхшы оешмаларны да хөрмәтләделәр.
Барлык тамашачыларга кайнар чәй һәм коймак, уеннар һәм конкурслар, бәйрәм концерты, салют тәкъдим ителде.