Татарстан Республикасында ел саен федераль һәм республика программалары буенча мәктәпләр, балалар бакчалары, авыл мәдәният йортлары, фельдшер-акушерлык пунктлары, спорт корылмалары төзелә һәм капиталь ремонтлана.
2017 елдан башлап республикада халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча блок-модульле пунктлар төзү программасы гамәлгә ашырыла. Районда бүгенге көндә Якты Тау һәм Югары Кармалка авыллары халкы өчен кибетләр төзелде.
2020 елның 25 декабрендә Иске Сережкино авылында өченче авыл кибете ачылды. Кибет халыкка беренче чиратта кирәкле товарлар, азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар, шул исәптән алкогольле продукция белән хезмәт күрсәтү өчен билгеләнгән.