Һәйкәлләрне җыештыру безнең район мәктәпләрендә матур традициягә әйләнде. 1 нче Чирмешән урта мәктәбе, Күтәмә урта мәктәбе, Иске Котыш урта мәктәбе укучылары «Чиста һәйкәл» акциясендә катнаштылар. Балалар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен кардан чистарттылар.