Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин уку алдынгыларын, спорт һәм мәдәни чараларда актив катнашучы сәләтле һәм талантлы балаларны чыршы бәйрәменә чакырды

2020 елның 26 декабре, шимбә

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин районның уку алдынгыларын, спортта һәм мәдәни чараларда актив катнашкан сәләтле балаларны чыршы бәйрәменә чакырды.

 Район җитәкчесе укучылар белән аралашты һәм аларга ихлас котлауларын җиткерде.

Яңа ел алды хыяллар тормышка аша торган вакыт. Балалар гына түгел, олылар да могҗиза көтә. Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле “Теләкләр тырысы” (“Лукошка желаний”) булгандыр. Серле тырыска бәйрәмгә килгән һәр кунак үзенең теләген язып салды. Шулар арасыннан сигез хат хуҗасына бәхет елмайды.

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, аның урынбасары Габдрәшит Җамалтдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин, социаль мәсьәләләр буенча аның урынбасары Рәмзия Долгополовалар тырыстан икешәр хатны алып укыдылар. Һәм алар бу теләкләрне тормышка ашырачаклар.

Кемгә - телефон, кемгә - колакчыннар, кемгә – волейбол тубы, кемгәдер – капкачы перчаткасы кирәк булса, икенчеләрне туганы белән Әлмәткә кинотеатрга бару һәм мөмкинлеге чикле сеңелесенә тәм-том тутырылган пакет бүләк итү дә сөендерер.

Бәйрәмгә чакырылган 40 укучыга да Кыш бабай район башлыгы исеменнән Яңа ел Дипломы һәм татлы күчтәнәчләр тапшырды. Кунакларга театраль тамаша тәкъдим иттеләр, балалар сәнгать мәктәбе укучыларының чыгышлары да аларның кәефен күтәрде.

Кара Чишмә авылыннан 6 сыйныф укучысы Алинә Хөснуллина бу бәйрәм кунагы булуына бик шат. Ул һәм башкалар да күңелле мизгелләр бүләк итүчеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International