Марат Җәббаров:Татарстанда терлекчелек тармагында 11 айда акчалата керем 67,3 млрд. сумга җитте

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

Терлекчелек тармагының 11 айдагы эшенә йомгаклар һәм сөт җитештерү буенча агымдагы вәзгыять турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткерде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

11 айда авыл хуҗалыгы оешмаларының табышы 107 млрд. сум булды, үсеш 12% тәшкил итә. Терлекчелек тармагына 63% - 67,3 млрд. сум туры килә. Шул исәптән сөт сатудан – 28 млрд.сум, терлек һәм кош итеннән – 34,6 млрд. сум. 2020 елның 11 аенда барлыгы 1 млн. 296 мең тонна сөт җитештерелгән (үсеш 5%), терлек һәм кош ите - 376 мең тонна (үсеш 3%).

1 декабрьгә республикада 689 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә. 2019 елның шул ук чорына карата терлекләрнең баш саны 18 мең башка кимегән. Моның сәбәбе - савым сыерларын савыктыру һәм терлекләрне продуктивлырак итү өчен яңарту.

Республикада сөт комплексларын төзү дәвам итә. 2020 елда 6,5 мең башка исәпләнгән 16 объект файдалануга тапшырылган. 2021-2022 елларда 23 мең башка исәпләнгән 19 инвестпроектны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк һәм 9 мең башка исәпләнгән тагын 10 яңа сөтчелек комплексы төзү планлаштырыла.

Министр сөт җитештерүгә аерым тукталды. Республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан көн саен 3 600 тоннадан артык сөт җитештерелә, бу 2019 елга караганда 5%ка күбрәк. Республика авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең сөт сатудан тәүлеклеклек табышы 95 млн. сумнан артып китә - үсеш 12%. Декабрь аенда сөт сатудан 2,8 млрд. сум табыш алу көтелә. 23 декабрьгә сөт сату бәясе 1 кг өчен 30 сум 25 тиен тәшкил иткән (НДС белән бергә), бу - Идел буе федераль округында иң югары сатып алу бәясе.

Марат Җәббаров иртәгә, 27 декабрьдә, шәһәрләрдә соңгы - исәбе буенча уналтынчы - авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачагын турында әйтеп узды. Көзге ярминкә мәйданчыкларына барлыгы 1 млрд. сумлык продукция китерелгән.

Рөстәм Миңнеханов ярминкәләрне оештыручыларга, шулай ук әлеге чараларда актив катнашкан фермерларга һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә рәхмәт белдерде. “Ярминкәләр бик кирәк. Безнең гражданнар сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясен арзан бәяләрдән сатып алу мөмкинлегенә ия. Бу – районнар башкарган зур хезмәт, бик мәшәкатьле эш”, - дип өстәде Президент.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International