19 февральдә Чирмешән районында Татарстан Халыклары ассамблеясе вәкиллегендә Чирмешән кадет интернат-мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары өчен «Мәктәп укучылары өчен халык мәдәнияте» дип исемләнгән флок-дәрес узды. Вәкиллек җитәкчесе Әлфия Закирова балаларны безнең район территориясендә яшәүче төп милләт халыкларының мәдәнияте белән таныштырды, дуслык һәм үзара аңлашу дөньясына чакырды.