17-18 февральдә Чирмешән лицее базасында "Россия Ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының зона этабы уза, анда Чирмешән, Әлки, Спас, Нурлат, Аксубай һәм Яңа Чишмә районнарыннан конкурсантлар катнаша. "Педагогик дебют" номинациясендә 5 яшь педагог, "Ел укытучысы" номинациясендә муниципаль этапларда җиңүчеләр чыгыш ясый. Параллель рәвештә "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы "конкурсы уза, анда районнардан 6 укытучы инновацион педагогик тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм һөнәри осталыкларын күрсәттеләр.
Җиңүчеләр Бөтенроссия конкурсының республика этабында катнашачаклар.