Музейда - яңа экспонатлар

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Туган як тарихы музее яңа экспонатларга баеды. Тарих киштәләрендә күрше район якташыбыз алып килгән барабан да урын алачак.

Музей өчен чүлмәк, эмаль кружка, тәлинкә, шикәр вата торган келәшчә дә – кадерле экспонат. Аларны музейга Әмир авылы кешесе алып килгән. Ә Яңа Сережкино авылы кешесе бизәкле рамлы көзге, бәрмә музыка уен коралы - барабан һәм агач кашыклар бүләк иткән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International