Чирмешән горурлыгы

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

25-28 нче февральдә, Болгар шәһәрендә Татарстан Республикасының беренчелеге буенча “Билбау көрәше” бәйгесе үткәрелде. Әлеге ярышта 2004-2006 нчы елгы егетләр һәм кызлар катнашты.

“Чирмешән кадетлар инетернат мәктәбе” нең 10 нчы сыйныф укучысы Романов Дмитрий Павлович үз авырлыгында (60 кг) беренче урынны яулап, Республиканың җиңүчесе булды. Шулай ук 10 нчы сыйныф укучысы Малышева Александра Васильевна (63 кг) өченче урынны яулады.

Җиңүчеләр Татарстан Республикасының җыелма командасына кертелделәр һәм Россия беренчелегендә катнашачаклар.

Тренерлары: Закиров Илгизәр Кәлимулла улы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International