"Мордва энҗеләре" дип исемләнгән фольклор кичәсе

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре "Безнең чыганаклар. Фольклор укыйбыз» Халыкара акция  һәм Татарстан Республикасында Туган телләр елы уңаеннан 1 нче Чирмешән урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары өчен "Мордва энҗеләре" дип исемләнгән фольклор кичәсе үткәрделәр.

Чарада катнашучылар слайд-презентация ярдәмендә мордва этносы, гореф - гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштылар, мордва фольклоры дөньясына сәяхәт кылдылар, мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, әкиятләр, такмаклар сөйләделәр, уеннар һәм конкурсларда катнаштылар, шигырьләр сөйләделәр, такмаклар җырладылар. Балалар игътибарына «Язык эрзянский и мокшанский – он гож для песен и пера» дигән күргәзмә-экспозиция тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International