2007 елдан башлап Яңа Элмәле урта белем бирү мәктәбендә хәйрияче Муськин Владимир Федорович призына мәктәп укучылары арасында шахмат буенча ярышлар үткәрелә. 2 мартта узган чираттагы традицион ярышларда 12 гомуми белем бирү мәктәбеннән 50 дән артык укучы катнашты. Команда зачетында Яңа Элмәле шахматчылары җиңү яулады, Чирмешән лицее - 2, Чирмешәннең 2 нче санлы мәктәбе командасы 3 урынны яулады. Үз яшь категорияләрендә лицейдан Шәрифуллина Илүзә һәм Әхтәмов Булат, Яңа Элмәле мәктәбеннән Сергеева Мария һәм Митюков Анатолий җиңүчеләр булдылар. Владимир Федоровичка зур рәхмәт!