Чирмешәнлеләрне "Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез" шәҗәрәләр фестивалендә катнашырга чакыралар

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

15 февральдән 30 мартка кадәр "Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез" шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы узачак. 

 

Фестиваль уздыруның төп максатлары һәм бурычлары: милли традицияләр һәм эстетик идеаллар бергәлеге нигезендә гаилә һәм гаилә-туганлык элемтәләрен ныгыту; халыкның, туган як тарихын өйрәнү; милли традицияләрне, Татарстан Республикасы халыклары гореф-гадәтләрен торгызу; гаилә иҗаты традицияләрен яклау һәм үстерү, яшь буынны эстетик, әхлакый һәм рухи яктан тәрбияләү.

Фестивальдә катнашырга теләгән гаиләләр 8 (84396) 2-58-34 телефоны буенча ТР Читрмешән муниципаль районы  башкарма комитетының архив бүлегенә мөрәҗәгать итә ала.

Шәҗәрә фестивале турындагы боерык һәм нигезләмә белән Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының архив эше буенча рәсми сайтында "Грантлар, архив конкурслары" бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International