Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан «Минем шәҗәрәм» дигән генеалогик тикшеренүләр республика конкурсы игълан ителде.
Конкурста биш яшь төркеме буенча теләгән һәркем катнаша ала:
1 төркем: 1-4 нче сыйныф укучылары;
2 төркем: 5-8 нче сыйныф укучылары;
3 төркем: 9-11 нче сыйныф укучылары;
4 төркем: 18 яшькә кадәрге һөнәри белем бирү оешмалары укучылары;
5 төркем: 18 яшьтән өлкәнрәк физик затлар.
14 яшьтән яшьрәк катнашучының конкурста катнашуга заявкасына әти-әниләрнең берсе имза куя.
Конкурста катнашу мәсьәләләре буенча 8 (84396) 2-58-34 телефоны буенча (ТР Чирмешән МР башкарма комитетының архив бүлеге) мөрәҗәгать итегез.