Чирмешән районы прокуратурасы мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештырганда санитар-эпидемиологик законнарның үтәлешен тикшерде

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Прокуратура һәм Роспотребнадзор белгечләренең бергә үткәрелгән тикшерүләре вакытында районның өч мәктәбендә һәм биш балалар бакчасында балаларны тукландыру кагыйдәләренең бозылуын ачыклаганнар.

-Белем һәм тәрбия бирү учреждениеләренең кайберләрендә хезмәткәрләрнең медицина тикшеренүенә, ризык әзерләү технологиясе процессларының тиешенчә үтәлмәвенә, складларда тиешле үлчәү җиһазларының булмавына, аш-су өчен савыт-сабага һәм башкаларга кагылышлы  җитешсезлекләр ачыкланды, - ди район прокуроры урынбасары Айназ Газизов.

 

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, әлеге учреждениеләргә 8 представление ясалды, 5 җитәкчегә карата административ хокук бозулар хакында эш кузгатылды. Алар Роспотребнадзорның Татарстан буенча Нурлат территориаль бүлегенә җибәрелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International