1 мартта Казан шәһәрендә «ТР этномәдәни компонентлы күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестиваленең йомгаклау этабы» узды. Фестивальдә Әккәрәй урта мәктәбе укучылары Макарова Виктория һәм Макаров Кирилл, хореографик төркем җитәкчеләре Трофимова Людмила Михайловна һәм Романовская Наталья Петровналар катнаштылар. Хореография коллективы «Биюдә халык традицияләрен саклаган өчен» номинациясендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде.