Мәктәп укучылары өчен мәдәният

2021 елның 5 марты, җомга

"Мәктәп укучылары өчен мәдәният" федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кармала авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты балалар белән «Рус фольклоры» буенча интеллектуаль уены һәм «Рус халык гореф-гадәтләре» кичәсе үткәрделәр. Балаларны әкиятләр, табышмаклар, мәкальләр һәм әйтемнәр буенча кызыклы биремнәр көтте. Укучылар рус халкының гореф-гадәтләре: икмәк, кунакчыллык, халык күңел ачуы һәм чәй өстәле белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International