Татарстан республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 9 марты, сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:
2021 елның 9 марты 18 сәгатьтән 10 март 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 10 мартында төнлә һәм көндез урыны белән буран, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарая, көчәйгәндә секундына 15 метрга кадәр тизлектә җил көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International