7 март көнне Чирмешәндә кышны озатуга багышланган бәйрәм чарасы узды. Тамаша җырлар, мәзәкләр белән башланып китте. Чараның үзенчәлеге - милләтләр йөреше булды, монда 18 авыл җирлеге 18 милләт вәкиле катнашты. Район үзешчәннәре Чирмешән халкына һәм кунакларга үзләренең яраткан җырларын бүләк иттеләр. Әлбәттә, кышны озату ризыклардан: пироглар, кайнатма, кәнфитләр, коймак белән кайнар чәйдән башка узмады.