Укучылар өчен кино

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Район мәдәният йортында Чирмешән  районы мәктәпләре укучыларына кино күрсәтелә. Кино карау һәм алга таба фикер алышу укучыларга  проблемаларга төрле күзлектән карарга, уңай һәм тискәре моментларны билгеләргә генә түгел, ә  психологик кыенлыкларны аңларга, үз карашларын белдерергә, башка кешенең фикерен ишетергә дә ярдәм итә.

Режиссер нинди психологик портретлар иҗат итә? Ни өчен фильм геройлары шулай эшли? Аларның эш-гамәлләренең психологик сәбәпләре нинди? Бу сораулар өстендә без кино сәнгате әсәрләрен караганнан соң уйланабыз.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кинофильм – ул уникаль сәнгать жанры, ул төрле төсләрдә тормышның үзен күрсәтә ала, чөнки кино – ул тормыш моделе. Балаларны кино карарга һәм аңларга өйрәтү өчен, аларны уйларга һәм каралган фильмны анализларга өйрәтү мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International