Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан район мәдәният йортында Денис Ефремов алып барган ял кичәсе узды.
Бәйрәм барышында катнашучы хатын – кызлар белән уен формасында танышу булды, интерактивлар, музыкаль конкурслар үткәрелде һәм болар барысы да бер генә темага - сөйкемле ханымнар турында. Кичә үзе берләшүгә, дуслыкка һәм җиңеллеккә юнәлдерелгән иде. Бәйрәм барышында, шулай ук Светлана Степанова, Альмир Жораев, Әлфия Закирова, Тәзкия Кәримова башкаруындагы музыкаль номерлар да яңгырады. «Хатын-кызларга чәчәкләр бүләк итегез» кичәсен үткәрү гаилә кыйммәтләрен формалаштыру һәм ныгыту өчен уңайлы шартлар тудырды: әниләргә, әбиләргә, сеңелләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт.