Халык санын исәпкә алу тарихы

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

      

     1937 елгы Бөтенсюз халык санын исәпкә алу  

    Совет халкын исәпкә алу 1937 елда узечәлекле була: ул бердәнбер “бер көнлек” халык санын исәпкә алу булып санала; беренче тапкыр исемлек формасындагы шәхси бит тугел, ә исәпкә алу кәгазе булды; исәпкә алу кәгазъләренең ахыргы вариантларында 14 сорау була; сораулар куп дәрәҗәдә гадиләштерелә һәм аларны формалаштыру кыскартыла, халык санын исәпкә алу объекты булып халык була. Мондый “бер кенлек” Совет халык санын исәпкә алу бердәнбер була. 

Халык санын исәпкә алуның беренче нәтиҗәләре 10 көннән соң ук диярлек “зыян салучы” дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, халык санын алу нәтиҗәләрен эшләу башланмаган да килеш, аны үткэргән җаваплы хезмәткәрләр кулга алынган һәм репрессияләнгән, ә башлангыч материаллар алынып 1990 елга кадәр яшеренгән.

Үзәк халык – хуҗалык исәбен алу идәрәсе документларыннан күренгәнчә, халык санын алу материалларын эшләү программасы миллионнан артык таблица, ә материалларны бастыру йөз томга якын булырга тиеш булсада, нибары берничә дистә таблица гына сакланып калган.

Шул ук вакытта 1937 елгы халык санын алу мәгълүмәтләры ул чорда яшәгән үз халкы тарихы белән кызыксынучы – тикшеренүчеләр һәм киң даирә кешеләр өчен бик зур кызыксыну уята.

Россиянең, Татарстан Республикасының,Чирмешән районының демографик портреты ничек үзгәрде,без 2021 елның сентябрь аенда узачак халык санын алудан беләчәкбез !

 

 

        Районның статистика бүлеге хезмәткәре: Гайсина Гелназ      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International