Бөтенроссия күлүмендә халык санын алу турында

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

   “Бөтенроссия куләмендә халык санын алу” канунына туры килеп Бөтенроссия халык санын алуы ун елга бер уздырыла. Билгеле, ун ел – ул шундый вакыт арасы, шул арада яңа буын вәкиле үсеп зур тормышка чыга. Аннары, дәүләтнең алга китеш күп кенә программалары ун елга саналган, һәм халык санын алу нәтиҗәләре шуның нәтиҗәсен курсәтә.  

 

    Безнең илдә гомуми халык санын алу 1897, 1920, 1926, 1937, 1939, 1959, 1970, 1979, 1989,  2002, 2010 елларда уздырылды.

    Яңа Россия тарихында Бөтенроссия күләмендә халык санын алу 2002  елда беренче булып санала. Халык санын алу нәтиҗәләре нигезендә Россия Федерациясенең һәм  һәр субьектларының халык саны, яше һәм җенесе, никах һәм мәгьрифәт, торак тору пунктлары, яшәеш чыганаклары, эш белән тәэмин ителгәнлек, торак шартлары шәхси мәгьлүмәтләре алына.     

    Халык санын алу аркасында алга таба яшь гаиләләрне лаек торак белән тәэмин итү, инвалидларга, ветераннарга дәүләт торак сертификаты биру урын алды. “Белем бирү” һәм “Сәләмәтлек” милли проектлары эчен дэ халык санын алу – мәгълүмәт нигез булды. Халык санын алу нәтиҗәләре уку йортларының укучылар һәм укытычылар яши торган урыннан ерак булу сәбәпле, һәр халык яши торган торакның халык саны һәм яше буенча авыл мәктәпләренең әзкомплектлы эшләрен билгеләп чыгарды. Шуның нигезендә мәгариф милли проекты кысаларында “Авыл мәктәп автобусы” дигән программа кабул ителде.

    Дәүләт туучылар санын стимуллаштыру сыйфатында 2007 елның 1 январеннән, ике бала һәм аннан да күбрәк тудырган аналарга ана капиталы бирү карары кабул ителде. Дәүләт финанс Министрлыгы ана капиталының суммасын алу нәтиҗәләренә – туучылар санының динамикасына таянып кабул итте. 2002 елның халык санын алу нәтиҗәләре Россиянең һәрбер регионында кирәк булып чыкты. Алар Татарстан Республикасының “Татарстанның һәм муниципаль образованияләренең 2010 елга кадәр иҗтимагый – икътисад үсеш программасы”, “Татарстан Республикасының 2020 елга кадәр җитештерүчән көчләрне үстерү һәм урнаштыру программасы”, “ 2010 елга кадәр авыллар иҗтимагый үсеше” программаларының нигезе булды.  

    Ә инде 2010 елдагы халык санын алудан соң  хуҗалыклар һәм аларның составы ничек үзгәрүен,  халык эчен нинди программалар кабул итәчәкләр -   2021елның сентябрдэ узачак сан алудан соң беләчәкбез.       

 

 

            Район статистика белгече:      Гайсина Гелназ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International