6 март көнне, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә матурлык, сәләт һәм милли традицияләр бәйрәме гөрләде. Биредә Республикакүләм “Татар кызы – 2021” бәйгесенең финалы узды. Быел мактаулы исем өчен 12 кыз көчсынатшы. Бәйгедә Чирмешәннән Рания Минһаҗева да катнашты.
Ике атна дәвамында аларга белем бирү программасы һәм мәдәни чаралар әзерләнде. Шулар арасында татар бистәләре буенча экскурсияләр, кулинария, кул эшләре һәм этикет буенча мастер-класслар, татар тарихы һәм бөек татар хатын-кызлары язмышы турында интенсивлар һ.б. Моннан тыш, кызлар бию, вокал һәм нәфис сүз буенча педагоглар белән тыгыз эшләделәр.
Бәйрәм танылган артистларчыгышлары белән үрелеп барды. Биредә Татарстан Республикасының атказанган артистлары Раяз Фасыйхов, Илүсә Хуҗина, Марина Карпова, Артур Исламов һәм Эльза Заяри дуэты, автор-башкаручы Илгиз Шәйхразыев, яшь җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова сәхнәтоттылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевисеменнәнкатнашучыларны Бөтендөнья татар КонгрессыБашкарма комитеты җитәкчесе Д.Ф. Шакиров сәламләде.
Бәйге кысаларында кызлар тамашачыларга “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзек тәкъдим иттеләр. Интеллектуаль бәйгедә дә кызлар сынатмады. Һәркайсысы да сорауларга дөрес җавап бирде.
Кичәнең иң дулкынландыргыч моменты “Татар кызы – 2021” бәйгесенең Гран-при иясен игъланитү булды. Шушы зур исемгә Саба кызы Айгөл Котдусова лаек булды.
Номинацияләр: