"Балалар һәм яшүсмерләр өчен халык мәдәнияте" акциясе

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

Үсеп килүче буынны традицион халык мәдәниятенең база нигезләре белән таныштыру, балаларның халык традицияләренә карата кызыксынуларын формалаштыру максатыннан «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм гореф-гадәтләрне саклау ресурс үзәге», «Балалар һәм яшүсмерләр өчен халык мәдәнияте» акциясен башлап җибәрде. Акция 2021 елның 31 мартына кадәр дәвам итәчәк.

Районның клуб учреждениеләре тарафыннан бу юнәлеш буенча зур эш алып барыла. Гыйнвар аенда 32, ә февраль аенда төрле формадагы 46 онлайн-офлайн чара үткәрелгән, аларда 1167 бала һәм яшүсмер катнашкан.

1 март көнне Татарстан халыклары ассамблеясенең Чирмешән районындагы вәкиллегендә П.С. Курасанов исемендәге 1 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары өчен «Чирмешән - бердәм бер гаилә» дип исемләнгән фолкурок узды. Балаларны күргәзмәләр белән таныштырдылар, борынгы халык уеннары уйнаттылар. Балалар бик теләп конкурсларда катнаштылар һәм  борынгы мордва уены атрибутикасына ия булдылар.

Ике ай эчендә үткәрелгән чараларга йомгак ясап, "Сурхури бәйрәме турында" экспедициясе белән Әккәрәй авыл мәдәният йортын, Югары Кәминкә авыл мәдәният йортының "Купер чыгу", Лашман мәдәният йортының "Татар фольклоры биюдә", Югары Чегодай авылы мәдәният йортының "Алъяпкычың чигүле, узен чиккән тугелме?” кебек фольклор чараларны билгеләп үтәсе килә. Шешминка авылы мәдәният йортында "Әби - бабайларның балачак илендә", Иске Элмәле мәдәният йортында "Тукай станогы тарихы", Ульяновка авыл мәдәният йортының "Чуаш халкының баш киеме", Ивашкино мәдәният йортында" Кувадка курчагы" мастер-класслары узды. Март аенда клуб учреждениеләре актив рәвештә этнтәнәфес һәм вэб-экспедицияләр үткәрә башлады. Акция чараларын социаль челтәрләрдә мәдәният учреждениеләренең шәхси битеннэн күзәтеп барырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International