17-18 февральдә Чирмешән лицее базасында бөтенроссия “Россия ел укытучысы - 2021” профессиональ осталык конкурсының зона этабы узды.
Конкурста Чирмешән районы данын муниципаль этапның җиңүчесе, П.С.Курасанов исемендәге беренче Чирмешән мәктәбенең химия-биология укытучысы Жарова Елена Сергеевна яклады. Конкурс барышында укытучылар ачык дәрес һәм мастер-класслар күрсәттеләр. Зона этабы нәтиҗәләре буенча Елена Сергеевна конкурсның республика этабына чакырылды.
Конкурсның зона этапларында 99 укытучы катнашкан, 43 укытучы 5-10 апрельдә Казанда үтәчәк йомгаклау этабында көчләрен сынаячак.