Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмә төп мәктәпләрендә укучылар өчен шахмат зонасы ачылды. Мәктәпләргә шахмат уеннарын муниципаль район башлыгы Фердинанд Мидхәт улы Давлетшин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Нәгыймулла улы Шәйдуллин бүләк итте. Укучылар бүләккә зур рәхмәт белдерделәр һәм тиз арада шахмат уены өйрәнергә, ярышларда алдынгы урыннар алырга сүз бирделәр.