Христиан динен тотучылар Май чабу бәйрәмен билгеләп үтә. Бу бәйрәмдә беленнәр пешерәләр, ул кояшны символлаштыра. Халык кышны озатып көтеп алган язны каршы ала.
Музей хезмәткәрләре кышны озату буенча район чарасында катнаштылар, анда кунакларны самавырдан кайнар чәй һәм Масленица коймаклары белән сыйладылар.
Шулай ук туган якны өйрәнү музеенда Май чабу бәйрәменә багышлап чара уздырдылар. Музей хезмәткәрләре балаларны бу бәйрәмнең традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштырдылар.