"Укучылар өчен мәдәният" Бөтенроссия акциясе кысаларында балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укучылары туган як тарихы музеенда булдылар. Кошлар һәм хайваннар чучеласы куелган залда балалар туган як турында бик күп кызыклы һәм файдалы нәрсәләр белделәр, шул ук вакытта натурадан рәсем ясау мөмкинлеге дә алдылар.
Бу шактый кызыклы тәҗрибә булды, ул балаларның иҗади үсешенә һәм тере табигатькә сак караш тәрбияләүгә ярдәм итә.