Май чабу

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

Иске Элмәле, Иске Котыш, Ульяновск филиалларында «Масленица» - “Май чабу” фольклор бәйрәме үткәрелде. Балалар Май чабу бәйрәменең ничек барлыкка килүен, аны борынгы вакытта ничек билгеләп үтүләрен, шулай ук Май чабу атналыгының атамаларын белделәр. Бәйрәм атнасында уйнала торган уеннар уйнадылар. Май чабу турында шигырьләр һәм әйтемнәр укыдылар. Чарада катнашучылар бәйрәмгә кагылышлы җырлар башкардылар, әйлән-бәйлән уйнадылар. Ә чара ахырында балаларны – тәмле коймак белән бал көтә иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International