1 нче Чирмешән мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган дәрес узды, аның темасы - «Пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш».
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Румия Сөләйманова укучыларның игътибарын яз килү белән тирә-юньдәге чүп-чарның күп булуына юнәлтте. Кешеләр дә әйләнә-тирә мохитне үзләре чүпли. Әгәр һәрберебез экологиягә карата актив булмаса, без бернинди җитди алгарышка да ирешмәячәкбез. Кешенең экологик хәлне яхшыртуда актив катнашуы авыл территориясенең яхшы санитар торышына, уңайлылыгына һәм матурлыгына китерә.
Балалар Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне тематикасына багышланган рәсемнәр әзерләделәр, алар Казанга тапшырылачак. Балалар рәсеме конкурсы укучыларның экология, балаларда кулланучылар хокуклары өлкәсендә белемнәрен, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар нигезләрен үзләштерүгә омтылышын формалаштыру мәсьәләләрендә танып-белү эшчәнлеген активлаштыруга юнәлдерелгән.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы