«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел» социаль-гуманитар проекты

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

Бәркәтә, Әккәрәй, Иске Элмәле һәм Яңа Элмәле авыллары китапханә хезмәткәрләре «Сугышның хатын-кыз йөзе түгел...» социаль – гуманитар проекты кысаларында патриотик сәгатьләр үткәрделәр. Кичә ир-атлар белән беррәттән фронтта җиңү яулаган хатын-кызларга багышланган иде. Балалар алдында фронтка киткән кызларның язмышлары тәкъдим ителде. Алар «Сугышның хатын-кыз йөзе түгел " дигән китаплардан өзекләр тыңладылар, документаль кинодан өзекләр карадылар. Әлеге чара Ватанга мәхәббәт һәм тугрылык тәрбияләү, хатын-кызның сугышта күрсәткән батырлыгы, җиңү хакына корбанлык әһәмиятен ачарга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International