Санкцияләнмәгән митингларда катнашкан өчен җаваплылык аңлату һәм һөнәр сайлау юнәлешендә Чирмешән техникумына керү буенча әңгәмә үткәрү буенча ата-аналар җыелышлары дәвам итә. Җыелышлар 2 нче Чирмешән, Яңа Элмәле, Ивашкино, Иске Элмәле мәктәпләрендә узды. Бу атнада Күтәмә, Бәркәтә, Туймәт мәктәпләрендә җыелышлар узачак. Җыелышларда полиция, прокуратура, Чирмешән техникумы вәкилләре дә катнаша. Җыелышлар каникуллардан соң дәвам итәчәк.