Атналык планеркада бүләкләү

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Хезмәткә – хөрмәт

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан, районның төрле җаваплы урыннарында эшләгән хезмәт ветераны Минсәгыйрь Шакир улы Миншин район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Районның социаль-мәдәни үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре, мәдәни-рухи мирасны саклауга һәм арттыруга керткән өлешләре, һөнәри һәм җәмгыять эшендә югары казанышлары өчен, Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Минәхтәм улы Әминов, район үзәк больницасының клиника-эксперт эше буенча баш табиб урынбасары, табиб акушер-гинеколог Ләлә Ралиф кызы Кашапова, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе машина йөртүчесе Фәйзерахман Габдрахман улы Рәфыйков, хезмәт ветераны Мәсхүт Шәһит улы Шәфыйков Чирмешән районы оешуның 90 еллыгы истәлекле медале белән бүләкләнде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International