Район мәктәпләрендә шахмат зоналары ачылды

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Безнең район мәктәпләрендә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең территориаль төбәк бүлеге проекты кысаларында шахмат зоналары ачыла.

Район башлыгы Дәүләтшина Ф. М . Кара Чишмә төп гомуми белем бирү мәктәбендә шахмат зонасы, район башкарма комитет җитәкчесе Шайдуллин И. Н. – Түбән Кәминкә төп гомуми белем бирү мәктәбенә, район башлыгы урынбасары Җамалетдинов Г. М. – Иске Котыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә шахмат зонасын тапшырды. Акциягә «Шешмаойл»  ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Д. Г. Мөхәммәтшин да кушылды ул районның 10 мәктәбе өчен шахмат зоналары бирде. Дәүләт Советы депутатлары Р. А. Сөләйманов һәм Л. Н. Рыбакова, «Андреевка»  ҖЧҖ директоры В. С. Әхмәтҗанов, «Сөлчә» ҖЧҖ директоры Х. И. Хаматов кушылды. «Чирмешән урманчылыгы» җитәкчесе Мотыйгуллин А.Р., «Чирмешән районы коммуналь челтәрләре»  директоры Җамалетдинов И. Г., «Чирмешән АТП» ААҖ генераль директоры Хәлимов И. И., Иске Үтәмеш авыл Советы депутаты Петрова Ю. Н. да игелекле акциягә кушылды.

Күрсәтелгән хәйрия ярдәме өчен зур рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International