Йөзү буенча район ярышлары

2021 елның 19 марты, җомга

Ярышлар мәктәп укучылары арасында физик культураны һәм спортны пропагандалау, районда йөзүне популярлаштыру, мәктәп яшендәге балалар арасында перспективалы йөзүчеләрне ачыклау максатыннан үткәрелде. 

Спортчылар дүрт яшь төркемендә көч сынашты: 2003-2005 елгы егетләр һәм кызлар, 2006-2008 елгы, 2009 һәм кечерәк кызлар һәм малайлар. Ярышлар программасына түбәндәге дистанцияләр керде: 50 м.ирекле стиль, 50 м. брасс, 50 м. аркада, 100 м. ирекле стиль, 100 м. брасс, 100 м. аркада. 27 комплект медаль уйнатылды. Призерларга һәм җиңүчеләргә медальләр һәм грамоталар тапшырылды. Ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International