Бүген 19 март көнне район мәдәният йортында 2020 ел өчен "Чиста авыл синнән башлана" акциясенә йомгак ясалды. Узган ел укучылар һәм студентлар 80482,1 кг макулатура һәм 13144,5 кг пластик җыйдылар. Макулатура һәм пластик җыю буенча иң яхшы мәктәпләргә һәм иң яхшы укучыларга район башлыгы Ф.М. Дәүләтшинның Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Иң яхшы сыйныфларга бассейн һәм боз сараена бушлай керү өчен сертификатлар тапшырылды.