Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:
2021 елның 22 мартында 13 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 22 мартында көндез урыны белән буран, күз күреме 1-2 километрга кадәр начараерга мөмкин, 15 метрга кадәр көчле җил көтелә.