2021 нче елның 20 нче мартында Лашман урта гомуми белем бирү мәктәбенең имтихан үткәрү пункты базасында "Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне" Бөтенроссия акциясе узды. Рособрнадзор ата-аналар имтихан кагыйдәләре һәм процедурасы белән таныша алсын өчен шундый акция уздыра. Мәгариф бүлеге психологы Вафина Гөлназ Вәлиҗан кызы ата-аналар белән артык киеренкелекне бетерү һәм ата-аналарны укучыларны сыйфатлырак әзерләүгә мотивацияләү өчен әңгәмә үткәрде.