Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында туган як тарихы музее хезмәткәрләре «Ландыш» балалар бакчасында «Татар халык уеннары көне» үткәрделәр. Балаларны «Миңлебай», «Түбәтәй», «Без, без, без идек», «Йөзек салыш» кебек уеннар белән таныштырдылар.