Нәүрүз килү, Нәүрүз!
Бу татлы сүз!
Яз дигән сүз, яшьлек дигән сүз.
Тирәбездә бөтен тереклекне,
Шул бәйрәмгә дәшик дигән сүз.
20-21 март көннәренә яз бәйрәме Нәүрүз туры килә.Нәүрүз язын төн белән көн тигезләшкән чорда бәйрәм ителә. Ул Урта Азия һәм Иран халыкларында 7 мең ел элек, ислам дине барлыкка килгәнче үк булган.
Нәүрүз-җир йөзендәге иң борынгы бәйрәм, ул яңа тормыш тууын гәүдәләндерә.Фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә”нәүрүз” “яңа көн” дигәнне аңлата. Аны табигать уянуы, җылыту һәм авыл хуҗалыгы эшләре башлану белән бәйлиләр.
Гадәт буенча, Нәүрүз көнне иртә таңнан яшьләр урамга чыкканнар. Бу бәйрәмдә милли уеннар, спорт ярышлары, атлар чабышы үткәрелгән. Иген чәчәр алдыннан бабаларыбыз,бәйрәм ясап,күңелләрен күтәргән. Иртәннән балалар җыелышып,өйдән өйгә йөреп, ботка пешерер өчен он, ярма, йомырка, май, җимешләр җыйганнар. Балалар өй янына килеп, җырлап, такмаклар әйтеп әлеге өйгә аның хуҗаларына изге теләкләр теләгәннәр. Шулай итеп, бөтен йортка кереп чыкканнар һәм җыйган әйберләрен өлкәннәргә кайтарып биргәннәр. Өлкәннәр болынга чыгып ботка пешергәннәр, ә яшьләр, балалар шунда җырлап, биеп, төрле кызыклы уеннар уйнаганнар. Соңыннан бергәләшеп ботка ашаганнар, бер-берсенә теләкләр теләгәннр. Бәйрәм вакытында зур учак ягу, аның аша сикерү, әйләнү булган.
21 нче март көнне Чирмешәндә яшьләр мәйданчыгында Нәүрүз бәйрәме гөрләде. Бу көнне кояшта бит елмаеп, жылы нурлары белән безне сөендерде. Район мәдәният йорты тамашачыларга театральләштерелгән тамаша тәкъдим итте. Бәйрәмнең хуҗасы Нәүрүзбикә барлык тамашачыларны бәйрәм белән котлады һәм күңел ачарга чакырды.Бәйрәмгә балалар да күп килгән иде, алар белән төрле уеннар уйналды. Уеннар җырлар белән үрелеп барды. Соңыннан бәйрәмдә катнашучыларны кайнар ботка белән сыйладылар.