Балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаган Закиров Зариф "Татнефть" хәйрия фондының "Рухият" программасы стипендиясен алды

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

   Балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаган Зариф Закиров "Татнефть" хәйрия фондының "Рухият" программасы стипендиясен алды, ә хәзерге вакытта Әлмәт музыка көллиятенең беренче курс студенты. Стипендия талантлы яшьләрне системалы бүләкләү, мәдәният өлкәсендә уку йортларында укуны кызыксындыру максатыннан гамәлгә куелган.

    Зариф талантлы музыкант һәм талантлы башкаручы, уку вакытында баянда төрле музыкаль башкару конкурсларында берничә тапкыр лауреат булган.

   Стипендиатлар арасына халыкара һәм бөтенроссия конкурсларында 10 җиңүче һәм лауреат керде. Студентлар өчен "Татнефть" нең исемле стипендияләре - яңа белемнәр алу өчен яхшы стимул һәм һөнәри үрләр яулау өчен ныклы старт мәйданчыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International