Татар мохитенә сәяхәт

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

Телебезне, гореф гадәтләрне саклап калуда бер өлеш кертеп авыл-ара берләшеп “Татар мохитенә сәяхәт” дигән чара үткәрелде. Бу чараны Әмир авылында оешып, Бәркәтә, Түбән Кәминкә, Кара Чишмә, Югары Кәминкә, Туймәт, Лашман авыллары китапханәчеләре оештырдылар. Халык аваз иҗаты, милли киемнәр, милли ризыклар һәм “Гөбәдия” пешерү буенча мастер-класс, якташлар иҗаты, татар милли музыка кораллары турында бәйнә-бәйнә сөйләнде. Лашман урта  мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары бик актив катнашып, үз белгәннәре белән бүлешеп, белмәгән нәрсәләрне аңышып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International