Китапханәнең барлык филиалларында да балаларның истәлекле корылмалар янында тәртипсезлек булдырмауга багышланган патриотик сәгатьләр узды. Әлеге чараның максаты-патриотизм хисе, тарихи үткәнгә, гореф-гадәтләребезгә хөрмәт тәрбияләү, аны саклаучыларга хөрмәт, Илебезнең, туган якның, үз гаиләсенең үткәненә хөрмәт тәрбияләү, үсеп килүче буын арасында Бөек Ватан сугышы турында хәтерне саклау. Балалар авыл тарихы, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, Әфган сугышы ветераннары, танылган якташлар турында сөйләүче туган якны өйрәнү альбомнары белән таныштылар.