Чирмешән районы прокуратурасы хезмәткәрләре 25 мартта район инвалидлар оешмасы әгъзалары белән очрашу уздырдылар.
Очрашу барышында мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга кагылышлы иң актуаль мәсьәләләр, шул исәптән гражданнарның күрсәтелгән категориясен социаль яклау үзенчәлекләре турында фикер алышынды, инвалидларны социаль яклау турындагы законнарның үтәлешен күзәтү буенча район прокуратурасының эш нәтиҗәләре турында мәгълүмат җиткерелде.