26 март көнне район башлыгы урынбасары Җамалетдинов Габдрәшит Мөдәрис улы Иске Котыш төп гомуми белем бирү мәктәбенә шахмат зонасын тапшырды. Укучылар «Шахмат дөньясы» дигән тамаша әзерләгәннәр. Габдрәшит Мөдәрис улы барлык балаларга да шахмат уйнарга өйрәнүләрен теләде.