Күчмә күргәзмә сәфәрен дәвам итә

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

1 нче апрельдан ТР Милли музееның “Татарстан АССР – Татарстан Республикасы: вакыт вакыйгалар, кешеләр” исемле күчмә күргәзмәсе Чирмешән туган як тарихы музеенда эшли башлаячак.
Экспозиция 1920 нче елда ТАССР төзелүнең республикабыз тарихындагы хәлиткеч роле турында бәян итә, дәүләтчелек тарихының мөһим чорларын, сәяси, икътисади алгарыш, Татарстанның мәдәни тормышын чагылдыра.
Стендларда республиканың беренче бишьеллыклардагы уңышларын, 1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан Сугышы чорында татарстанлыларның фронтта һәм тылда күрсәткән батырлыклары, 1950-1990 нчы еллардагы мөһим тарихи вакыйгаларны чагылдырган фотолар, документ, плакатлар урын алган. Шулай ук Татарстанның сәясәттә, икътисадта, спорт, мәдәнияттә ирешкән уңышлары белән горурланырлык сурәтләр дә күргәзмәгә куелган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International