Әккәрәй авылы мәдәният йортының “Щелкусь” халык фольклор ансамбле Чабаксар шәһәрендә узган “Чуваш җәүһәрләре” төбәкара фольклор фестивалендә катнашып II- нче дәрәҗәле дипломга лаек булды. Монда Идел-Урал регионыннан 40лап фольклор коллективы катнашты. Фестивальдә катнашучылар үз халыкларының төрле йолаларын, гореф-гадәтләрен күрсәтеп кенә калмады, ә аларны саклау һәм яшь буынга җиткерү турында да сөйләштеләр.